Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Раил Нургалиев Теләче Сабантуенда баш батыр калды

news_top_970_100
Раил Нургалиев Теләче Сабантуенда баш батыр калды

Инде күп тапкырлар Бөтенроссия батыры исемен яулаган Раил Нургалиев Теләче Сабан туе баш батыры булды. Бу хакта «Теләче-информ» хәбәр итә.

«10 июнь көнне район үзәге булган Теләче авылында милли бәйрәмебез – Сабан туе гөрләде: бәйрәмгә җыелган халык гореф-гадәтләрне барлап кыр батырларын алкышлады, милли уеннарда катнашты, дус-туганнары белән очрашты, гапләште, күңел ачты.

Икмәк булса, җыр да була, диләр. Милли бәйрәмебез Сабан туе нигезендә әнә шул икмәкне үстерүче игенчеләребез хезмәтен олылау ята. Сабан батырларына, алдынгы механизаторларга, гомумән, барлык авыл хуҗалыгы хезмәткәрләренә кадер-хөрмәт күрсәтү, аларны бүләкләү – һәрбер Сабантуйның иң күркәм минутлары.

Бәйрәмнең рәсми өлешеннән соң башланып киткән уеннарда халык бик теләп катнашты. Мәйданның бер почмагында иң көчлеләр бил алышты, борынгыдан килгән һәм яңача кызыклы уеннарда җитезлекләрен, өлгерлекләрен башкалар икенче почмакта сынады: кемдер капчык киеп йөгерде, аркан тартты, ә кемдер көянтә белән су ташыды, Сабан туеның элеккедән калган матур бизәге – атлар чабышын күзәтте. Җыр-моң яратучылар исә сәхнә тирәсендә рәхәтләнеп концерт карады, «Татар милли киеме» район бәйгесендә катнашучыларга көч биреп торды.

Сабан туе хезмәт сөючән, тырыш, уңган, булган Теләче халкының күңелле итеп ял да итә белүләрен, җырга-моңга осталыгын, тапкырлык-зирәклеген, көч-кодрәткә ия булуларын тагын бер кат исбатлады. Киләчәктә дә матур итеп эшләргә, тагын да зуррак уңышларга ирешергә насыйп булсын теләчелеләргә! Илләребез тыныч булсын!» – диелә хәбәрдә.

Теләче Сабантуеннан фоторепортаж

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100