Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Блогер Раил Арысланов Таиландта яшәүче кызны татарча җырлап шаккатырган

news_top_970_100
Блогер Раил Арысланов Таиландта яшәүче кызны татарча җырлап шаккатырган
https://vk.com/rail_arslanov

Популяр музыкант, җырчы, «Хижина музыканта» Ютуб каналын алып баручы блогер Раил Арысланов Таиландта яшәүче кызны татарча җырлап шаккатырган.

Музыкант төрле илләрдә яшәүчеләр белән видеоэлемтә аша аралаша, аккордеонда уйнап, татарча һәм русча җырлар башкара. Аларның җырларны ничек кабул итүен ютуб-каналында һәм социаль челтәрдәге сәхифәсендә күрсәтә.

Таиландта яшәүче кызга Раил үзенең Россиядә яшәвен әйтә. «Син бу уен коралы белән  танышмы?» – дип сорый. Тайка аккордеонны күргәне булуын әйтә, ләкин ничек аталганын исенә төшерә алмый. «Ничек яңгыравын ишетәсем килә», – ди ул. Раил уйнап, «Күбәләгем»не сузып җибәргәч, кыз, авызын ачып, шакката.

«Ниһаять, татарча җырладың. Хезмәт хакы көткән кебек көткән идем. Әйдә, күбрәк татарча видеолар»;

«Азиатларга һәрвакыт татар көйләрен уйнарга кирәк. Безнең көйләр пентатоникада, шуңа алар сине, авыз ачып, безнең көйне уйнады бит, дип тыңлаячак.

«Син искиткеч. Күптән түгел Ютубта синең видеоларга юлыктым. Иртән һәркөнне синең җырларны тыңлыйм. Мин үзем – яртылаш татар кызы, кызганычка, бабайдан кала, бер генә татар туганымны да күргәнем юк. Хәзер Интернет киңлекләрендә татарларны эзлим. Син – чын талант»;

«Әниемә күрсәтәм. Эреп китәчәк. Синең татарчаң бик матур»;

«Татарлар, алга»;

«Раил үзен Россиядән дип әйтте, ә аккордеон беренче секундтан ук аның Татарстаннан икәнен сөйләп бирде»,

«Татар телен үлеп яратам. Үзебезнең мәдәниятне, гореф-гадәтләрне хөрмәт итәм»;

«Туган якларда озак булмадым. Татар теле бик сагындыра. Синең җырларны тыңлап юанабыз, татарча җырларың күңелне җылыта», – дип комментарийлар калдырганнар Раилгә.

«Алга таба да иҗади уңышлар, бәхетле, бәрәкәтле гомер насыйп итсен Аллаһы Тәгалә. Җәлилгә кунакка кайт, Марсель абыең белән көтәбез», – дип, бер туганы җырчыны кунакка чакырган. 

  • Раил Арысланов Татарстанның Җәлил бистәсендә туган. Үзе язган җырларны башкара. Актив рәвештә блогерлык белән шөгыльләнә. Аның Ютуб каналында миллионнан артык язылучысы бар. Бүгенге көндә Казанда яшәп иҗат итә. 
Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100