news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Раил Арсланов: «Хижина музыканта» – башта гади генә бер канал иде»

Казанда Раил Арслановның, яисә «Хижина музыканта»ның юбилей концерты гөрләп узып китте. Бу чыгышта ул үзенең «Время перемен» дигән яңа альбомын тәкъдим итте.

news_top
Раил Арсланов: «Хижина музыканта» – башта гади генә бер канал иде»
Фото: «Татар-информ», Зәлия Гыйльметдинова

«Җырчы буларак карьерамны 2015 елда башлап җибәрдем»

Раил Арсланов чыгышын кыска кереш сүз белән башлады: «Хижина музыканта» башта гади генә бер канал иде. Хәзер мин аны үстердем. Әлеге вакытта ул – концерт, җыр, бренд, ә кемдер өчен яшәү мәгънәсе. Бу проект үскәнгә мин бик шат. Көннән-көн кешеләр кушыла, бу инде – зур бер гаилә. Күп кеше үзенең иҗаты белән бүлешә: җырлары, шигырьләре бар. Башта бу канал кешеләрне музыкага, төрле уен коралларында уйнарга өйрәтү җире иде, ә хәзер бу – зур дәрәҗәгә үсеп чыкты. Җырчы буларак карьерамны 2015 елда башлап җибәрдем», – диде ул.

Җырчы чыгышын «Рассвет» дигән җыр белән башлады. Ул аны Лэйна (Гүзәл Кадыйрова) белән бергә, дуэт итеп башкарды. Әлеге җыр бу суык көннәрдә җәйге җылы вакытларга кайтара. Кайткач яңадан тыңладым: җырчыларның тавышлары матур булып бер-берсенә тәңгәл килеп тора, әмма дуэт булса да, җырчы үзе генә чыгыш ясады.

«Время перемен» альбомы»

«Сольный» концертка килүемнең төп сәбәбе булып, аның «Время перемен» дип аталган альбомының премьерасы иде. Шул альбомдагы «Забвение» дигән җырын тыңлап уйланырга өндәде ул:

«Бу җырны тыңлаган кешеләрнең дөньяга карашлары үзгәрергә, кешеләрнең йөрәкләрен нәрсәнедер тетрәндерергә тиеш», – дип әйтте. Дөрестән дә, әлеге җыр монда утыручы кешеләрнең йөрәкләренә үтеп керде, һәрберсе үзе аша үткәреп, мәгънәсен аңлап утырдылар.

Бу альбомын тәкъдим иткән вакытта, Раил Арслановның җанатарларына игътибар иттем. Аларның бер гаилә икәннәре, һәрберсенең кулында аңа теләктәшлек белдереп язган плакатлары аша күренде. Гомумән, артист үзенең тыңлаучысына нинди мөнәсәбәттә – алар да аңа шулай ук җавап кайтара. Артистның йөзе җанатарлар аша чагыла дип уйлыйм.

«Иске попурри» стилендә баянда уйнарга була»

Чыгышларда инструменталь композиция җитмәү сәбәпле, әлеге концертка җан кертеп, «иске попурри» стилендә баянда уйнарга була икән. Ул бу гаҗәеп инструментта 10 ел элек уйнаган, төрле корпоративларда, туйларда баянчы буларак чыгыш та ясаган.

Раил Арсланов татар композициясендә булган попурри уйнады. Төрле матур милли көйгә салынган җырлар яңгырады. Минем күңелгә ятканы – Хәйдәр Бигичев башкаруындагы «Син кайда идең» дигән җырының көе иде (көй авторы – Рөстәм Яхин. – ИТ). Бу җырны минем музыкаль платформаларда гына тыңлаган бар, әмма тере чыгыш буларак ишетү тагын да дулкынландыргыч хисләр уятты.

Алдагы чыгышта «Син – язмышым бүләге» дигән җыр башкарылды. Тамашачыларның шактые руслар булса да, алар бик яратып тыңлап утырды. Алдагысы – эстрада җырчысы Зәринә Асылкаева белән берлектә җырлаган җыр: «Башларым әйләнә».

Эстрада җырчысы Айдар Галимовның «Син – минем җанымның яртысы» җырын да башкарды ул. Бу легендар җырны олысы да, кечесе дә белә, мөгаен, һәм бу җырны башкарганда залга аеруча бер атмосфера тулды сыман.

Шулай ук Гүзәл Уразованың «Килче-килче» дигән җырын башкарып, Раил Арсланов аңа яңа сулыш кертте. Әлфинә Әзһәмованың «Онытмаган» дигән җырын да яңгыратты. Бу җырлар һәрберсе яңа сулыш, ремикс, битлар кертелеп ясалган иде.

Раил чыгышын «Әлегә яшь» («Пока молодой») дигән җыры белән тәмамлады. Ахырдан бөтен командасы белән җыелып, тамашачыларга башларын иделәр.

2 сәгатьлек концерт сизелмичә узып китте. Раил – бик талантлы һәм тамашачының йөрәген ничек яуларга икәнен белә торган кеше. Ул бертуктаусыз үзенең җырларын башкарды.

Рус халкында шундый мәкаль бар: «Первое впечатление всегда обманчиво», ягъни бу җиргә кергәч, мин югалып калдым, башында да «үз тәлинкәмдә» түгел сыман хис иттем, әмма бу хис ахырга таба бетте, чөнки Раил Арслановның баянда татар җырларын уйнавы, тере тавышка җырлавы үз дөньяма кайтарды. Һичшиксез, рус җырлары да бик матур иде, әмма татар кызы булгач, татар җырларын башкаруы күңелемдә бер урын алып торды.

Ахырдан тамашачыларның фикерләрен дә белешеп алдым:

Концерт ничек сезгә?

Бик шәп булды. Күңелдә төшенкелек хисе дә калды. Тагын барасы килә.

Альбом?

Әйбәт.

Татар җырларын башкаруын ничек кабул иттегез?

Бик яратып тыңладым. Баянда «попурри стиле»ндә уйнавы ошады, – дип уртаклаштылар.

Раил Арслановка исә иҗат юлында алга таба да уңышлар теләп калам!

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар