Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Рафис Корбан: «Муса Җәлилнең өч хатыны һәм өч баласы булган»

Әминә - Муса Җәлилнең өченче хатыны, ә кызы Чулпан өченче баласы булган.

news_top_970_100
Рафис Корбан: «Муса Җәлилнең өч хатыны һәм өч баласы булган»
Салават Камалетдинов

ТНВ каналында Зәмирә Рәҗәпованың «Әй язмыш, язмыш» тапшыруында татар драматургы, балалар шагыйре Рафис Корбан Муса Җәлилгә багышланган «Ватан» романын язуы турында сөйләде.

«Муса Җәлил сугышта булудан тыш, аның тормыш юлы да эчтәлекле. Әминә ханым аның өченче хатыны булган, кызы Чулпан — өченче баласы.

Җәлил ике тапкыр гаилә корган булган. Аның беренче хатыны — Рауза ханым. Алар бергә торып китә алмыйлар, ләкин балалары Альберт туа. Альберт абыйны беләм, ул Казан университетының хәрби кафедрасында укыта иде. Аның ике улы — Альберт һәм Камил, алар — Муса Җәлилнең оныклары. Китап язганда шагыйрьнең оныклары белән очраштым, алардан кызыклы материаллар алдым. Бу китапны тәкъдим итү чарасына аларны чакырдым. Камил, сәхнәгә менеп, халыкка күренде.

Сугыш вакытында Муса Җәлил әсирлеккә эләгә һәм аны халык дошманы дип игълан итәләр. Шул сәбәпле, Әминә сугыш вакытында исемен, атасының исемен үзгәрткән. Ул Муса Җәлил акланганчы, 1956 елга кадәр Нина Констатиновна булып йөргән.

Ә беренче һәм икенче хатыннары Рауза апа белән Зәкия апа исемнәрен үзгәртмәгән, Муса Җәлилдән балаларына алимент алып ятканнар.

Икенче никахы Зәкия апа белән, аның белән шулай ук аралаштым. Ул Телевидение һәм радиотапшырулар буенча дәүләт комитетында эшләде. Зәкия апа Муса Җәлилнең беренче гаиләсе булуын белә дә, ирен калдырып, Ташкентка китә һәм шунда Люцияне таба.

Ике хатынын аерган Муса Җәлил, үзе генә калгач, өченче тапкыр өйләнә. Аның өченче хатыны Әминә була, кызы Чулпан туа.

Җәлил аклангач, беренче булып Әминә ханым һәм Чулпан кызы таныла, ә калганнар, аерылган хатыннар булгач, онытыла», — дип сөйләде Рафис Корбан.

Шулай итеп Муса Җәлилнең өч баласы — Альберт улы, Люция һәм Чулпан исемле кызлары бар.

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100