news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Рафис Кашапов «ят агентлар» исемлегенә кертелде

news_top

Рафис Кашапов Россия Юстиция министрлыгының «ят агентлар» (иноагент) исемлегенә кертелде. Шул хакта бүген министрлык сайтында мәгълүмат чыкты.

«Рафис Кашапов Россия Федерациясе кануннарын бозарга, Россия Федерациясендәге хакимияткә каршы көрәшергә өндәгән, Украинадагы махсус хәрби операциягә каршы сүз әйткән, Россия Федерациясенең бөтенлеген бозарга мөмкин булган гамәлләргә өндәгән. Рафис Кашапов хәзерге вакытта Россия Федерациясендә яшәми», – диелгән Минюст сайтында.

Рафис Кашапов хәзерге вакытта Лондонда яши. 2015 елда ул, Россиянең территориаль бөтенлегенә каршы язмалар урнаштыруда гаепләнеп, 3 елга ирегеннән мәхрүм ителгән иде. Иреккә чыккач, ул чит илгә күченеп китте. Ул Чаллыда озак еллар җитәкләгән оешма «экстремистик» дип табылды.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар