news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Рафис Кәлимуллинның әнисе бүгенге көн өчен актуаль җыр башкара

news_top
Рафис Кәлимуллинның әнисе бүгенге көн өчен актуаль җыр башкара
социаль челтәрләр

Рафис Кәлимуллин социаль челтәрләргә әнисе Фәүзия ханымның «Кайту» җырын башкарган видеосын куйган. Фәүзия апа Луиза Батыр-Болгари көе, Марсель Галиев сүзләренә язылган «Кайту» җырын башкара. Баянда – Газинур Равилов уйный.

Рафис Кәлимуллин әлеге җырның бүгенге көн өчен дә бик актуаль булуын әйтеп үткән. «Чит җирләргә киткән егетләребез, исән-сау кайтыгыз», – дип яза җырчы.

Соңгы вакытта әнисе Рафиснең концертларында да чыгышлар ясый. Фәүзия ханымның җырлавын һәрвакыт күп алкышлар белән каршылыйлар. Бу юлы да җырчы турында: «Афәрин, бик матур тавышы. Тагын берәр шундый моңлы, матур җыр җырлатыгыз әле», «Вәт тавыш Фәүзия апада», «Күңел кылларына кагыла», – дип, җылы сүзләр язып калдырганнар.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар