Рәфис Кәлимуллинның әнисе Фәүзия ханым: «Сайлау көнендә балалар, оныклар җыелып кайта»
«Гаилә белән сайлыйбыз» теле-радиомарафонында әниле-уллы Фәүзия һәм Рәфис Кәлимуллиннар да катнашты.
Фәүзия ханым гаиләләрендәге сайлау көне традицияләре турында сөйләде.
«Балачактан әниләрнең иң матур күлмәкләрен, ялтыравыклы галушларын киеп, мине ияртеп сайлауга барулары истә калган. Минем гаиләдә дә бу традиция дәвам итә. Сайлау көнендә балалар, оныклар җыелып кайта, хәлебезне беләләр. Мин аларны күчтәнәчләр, тәмле ризыклар пешереп каршы алам», – дип сөйләде ул.
-
ТНВ телеканалында Россия Федерациясе Федераль җыены IX чакырылыш Дәүләт Думасына сайлауларга багышланган 14 сәгатьлек теле-радиомарафон бара.