Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Рафис Кәлимуллинны «хуҗа» уңайсыз хәлдә калдырган: «Гонорарны мәчеткә калдырта яздылар»

news_top_970_100
Рафис Кәлимуллинны «хуҗа» уңайсыз хәлдә калдырган: «Гонорарны мәчеткә калдырта яздылар»
Видеодан скриншот

Җырчы Рафис Кәлимуллин Киров өлкәсенең Малмыж Сабан туенда чыгыш ясаган. Бер уеннарның берсендә ул Сабан туйны уздырырга ярдәм итүче иганәче белән очрашкан. Бу әфәндене җырчы моңа кадәр күрмәгән булса кирәк. Спонсор белән җырчы халык алдында 215 мең сум акча турында сөйләшә башлаган.

«Мин бирәсе акчаны хәзер шушында (чүлмәккә – ред.) саласың һәм мәчеткә калдырасың. Сез аңламагансыздыр – мин Сабантуйның хуҗасы», – ди бу абзый Рафис Кәлимуллинга.

Юк, мин мондагы акчаны гына дидем, – дип аңлата җырчы.

Ә-ә-ә, шуңа күрә мин тегеннән кадәр килдем, минәйтәм, Аллааа, нинди миһерле артистлар, минәйтәм, мәчеткә калдыралар 215 мең акчаны, – ди «хуҗа».

Рафис Кәлимуллин моның белән ризалашмый һәм читкә китә. Бу күренештән мәйдан көлешергә тотына.

«Гонорарны мәчеткә калдырта яздылар. Сабантуй Киров өлкәсендә иде», – дигән сүзләр белән, Рафис Кәлимуллин шушы видеоны күрсәтте.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100