news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Рафис Кәлимуллиннан кызык клип: «Бар дөньям синдер ул – язларым, җәйләрем»

news_top
Рафис Кәлимуллиннан кызык клип: «Бар дөньям синдер ул – язларым, җәйләрем»
Фото: видеодан скриншот

Татар эстрадасы җырчысы Рафис Кәлимуллин «Якыным» дигән җырга клип төшергән. Кызык килеп чыккан.

Җырны Гөлфия Шакирова сүзләренә Гүзәлия язган.

Сюжет буенча егет кызын авылга кайтырга үгетли. Теләмичә генә кайткан кызга авыл ошап та китә.

Бары якының, яратканың янәшәдә булу кирәклеген күрсәтәсе килгән җырчының.

«Бар дөньям синдер ул – язларым, җәйләрем,

Наз була җаныма сөйләгән сүзләрең.

Карашыңда – кояш, юлымда син юлдаш,

Тулган айдай йөзең сөйкемле, кара каш.

Якыным, ялкыным, шатлыгым, байлыгым,

Сусаган җаныма – чишмә суы салкыным...»

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар