Татар эстрадасы җырчысы Рәфис Кәлимуллин Илдус Шәйдуллинның «Каршы килмә» дигән җырын яңарткан.
«Бу шәһәрдә яңа җырны тыңларга кеше дә калмаган. Ярар, үз-үземә җырлармын», – дип сөйләнеп бара ул видеода. Үзе боз өстеннән совет заманындагы чанага салынган колонканы тартып бара.
Яңа җырны музыкаль мәйданчыкларда тыңларга була. Аның авторлары – В.Фатихов һәм Гүзәлия.
«Әле кил, әле килмә, кая барыйм?» – дип шаярткан бер язылучысы, җырның исеменә ишарәләп, чөнки җырчының «Кил син, җаным» дигән җыры да бар.