news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Рафис Калимуллин җырлаудан туктарга һәм Төркиягә китәргә җыена

news_top
Рафис Калимуллин җырлаудан туктарга һәм Төркиягә китәргә җыена
Рәфис Кәлимуллинның социаль челтәрдәге сәхифәсеннән

Җырчы һәм алып баручы Рафис Калимуллин Төркиянең Мармарис шәһәрендә ял итә. Социаль челтәрдә хәбәр итүенчә, артист ял итеп кенә калмый, эшләп тә ята.

«Эш таптым әле монда. Яңа елда Мармариска яшәргә китәм. Хезмәт хакы әйбәт, җырлап йөрергә кирәкми», – дип язган ул. Артистка иярергә теләк белдерүчеләр дә бар.

«Молодец! Күп акча эшләсәң, безне дә чакырырсың әле», «Җыештыручы кирәкмиме?» – дип комментарий калдырганнар.

«Китмә инде, зинһар өчен! Син монда кирәк, Татарстанда. Матур җырлыйсың, китмә, зинһар», – дип ялварган берәү.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар