news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Рафис Кәлимуллин төнлә булган сәер хәл турында: «Дога китаплары, намазлык егылып төште»

news_top

Җырчы Рафис Кәлимуллин социаль челтәрләрдә үзе белән булган сәер вакыйга турында пост урнаштырды. Аның сүзләренчә, бу хәл ул Чувашиядән гастрольдән кайтып, авырып яткан төндә булган.

Бүген төнлә бер мистика булды, шуны сезгә дә сөйлим әле, – ди артист. – Чыгыш ясап кайттым, үзем бик каты йөткерәм. Температура юк. Вирус диләр. Прополис эчеп ятарга булдым. Дарулар, ингаляция булышмый. Шуларны эчкәч йокыга киткәнмен, башта әллә нинди уйлар, – ди ул.

Төн уртасында исә аның гаиләсен бик каты бер тавыш уята.

Гаилә фотосы шкаф башыннан төшеп ватылды. Бик каты тавыш булды. Шуның белән бергә дога китаплары һәм намазлык та егылып төште, – дип аңлата төнге тавышның сәбәбен артист.

Рафис Кәлимуллин моны ниндидер билге дип саный. «Күптән догалар, намазлар укыган юк иде», – ди ул.

Күпләр җырчыга моны начарга юрамаска киңәш иткән. «Аллаһ хәерлесен насыйп итсен», «Күз тигәндер, сезнең концертка күп кеше килә бит. Төрлесе була, мулладан өшкертергә кирәк», «Сурәтләр булган йортка фәрештәләр керми», «Нәрсәгә юрасаң, шул юш килә диләр бит. Рамкасын алыштырыр вакыт җиткәндер. Догаларыңны укып, яңадан бастырып куй. Имеш-мимешкә ышанма, Алла язмаганы булмас», – дип язалар.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар