Рәфис Кәлимуллин татар эстрадасына гаҗәпләнә: «Төркемдәгеләрне ашатып бетерергә кирәк»
Җырчы Рәфис Кәлимуллин, тамашачыларның фикерен сорап, социаль челтәрләрдәге сәхифәсендә видео урнаштырган.
«Без концертта чыгыш ясаганда сезгә нәрсә мөһим? Әйтегез әле, зинһар! Чөнки хәзер бөтен татар эстрадасындагы кебек сәхнәне төзи алмыйм. Кайбер җырчылар 6 биюче, 4 музыкант белән чыгыш ясыйлар...
Иң беренче чиратта, төркемеңдәге халыкны ашатып бетерергә кирәк. Икенчедән, аларны гастрольләргә ниндидер машиналарда йөртергә кирәк, өченчедән, аларга түләрлек концертыңа йөрерлек тамашачы булырга тиеш. Бүгенге көндә минем аның кадәр күп тамашачым бар дип әйтә алмыйм. Ләкин алай да тугры тамашачыларым бар.
Әлеге вакытта сәхнәдә гитарачы, баянчы һәм барабанчым белән чыгыш ясыйм. Хәтта бэк-вокал да юк! Әмма болай чыгыш ясау миңа рәхәт. Концертны үзем алып барам. Махсус кунак – әни. Шулай да, әйтегез әле, россиякүләм русча җырлый торган җырчыларның күпчелегендә утлы музыка да юк. Аннары музыкантлары да берничә генә, биючеләре дә юк. Ә нигә безнең татар эстрадасында шулай: безгә кичекмәстән биючеләр кирәк – 6-7 кеше, шуннан соң сәхнә тулы музыкантлар көтәләр. Нәрсә өчен шулай ул...» – ди ул.
Язылучылары аңа «Биюче кызларың кая булды?» дип сораганнар. Аннан соң «Робот алып кара», «Әниең булса, башка берәү дә кирәкми» дигән комментарийлар язганнар.