Ульяновск шәһәрендә популяр җырчы Рәфис Кәлимуллинның концерты вакытында көтелмәгән техник проблемалар килеп чыккан. Бу хакта артист үзенең социаль челтәрләрендә хәбәр итте.
«Концертыбыз, техник сәбәпләр аркасында, аз гына соңга калып башланды. Башлангач та, ике тапкыр ут сүнде… Нинди җенле кеше икән соң ми-и-ин?» – дип язган артист, аптыравын белдереп.
Тавыш һәм яктылык җиһазларындагы өзеклекләрне бетергәннән соң, тамаша дәвам иткән.
«Көчкә кабызып җиткердек, бүтән кабатланмасын, булмасын. Ә сезнең елмаюларыгыз, алкышларыгыз безгә концертны яхшы кәеф белән дәвам итәргә булышты. Рәхмәт сезгә!» – дип, тамашачыларына рәхмәт җиткергән ул ахырдан.