Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Рафис Кәлимуллин моңлы әнисен күрсәтте: «Бик матур, нәзакәтле тавыш»

news_top_970_100
Рафис Кәлимуллин моңлы әнисен күрсәтте: «Бик матур, нәзакәтле тавыш»
Рафис Кәлимуллин видеосыннан скриншот

Рафис Кәлимуллин әнисе Фәүзия апаның аш бүлмәсендә җырлавын видеога төшергән. «Яратам да инде әниемнең җырлавын. Менә ичмасам тавыш, моң», – дип язган ул социаль челтәрдәге видеосы астына.

Рафис Кәлимуллин Норлат районы Кәкре Атау авылында туып үскән. «Әтием гомер буе колхозда бригадир, әнием авыл клубында сәнгать җитәкчесе булып эшли. Әни матур итеп җырлый да. Әтием дә гармунда уйнап җырлый. Никтер җырлау сәләте әтидән килгәндер кебек миңа. Ә сәхнәгә чыгарга әнием этәрде. Мин Мәскәүдә яшәп кайткач та: «Улым, сәхнәгә чыгып җырларга вакыт. Зур концертлар куеп йөрердәй кеше син!» – диде», – дип сөйләгән булган бер интервьюсында Рафис.

 

«Фәүзия апа – это любоффф»;

«Бик матур, нәзакәтле тавыш, афәрин»;

«Мин дә үлеп яратам. Күбрәк куй әле, Рафис»;

«Настоящий тавыш. Авылыбызның сандугачы», – дигән сүзләр язган Рафис Кәлимуллинны социаль челтәрдә күзәтеп баручылар.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100