news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Рафис Кәлимуллин: «Коточкыч бу, дусларым, коточкыч...»

news_top

Җырчы Рәфис Кәлимуллинның, Башкортстан якларына барып чыккач, автозаправкалардагы хәлләрне күреп, исе киткән. Артистның сүзләреннән аңлашылганча, кайбер заправкаларда бензин юк. Ә булганына машиналардан озын чират тезелгән. Өстәвенә бәясе дә, җырчы үзе әйтмешли, «ат бәясе».

Коточкыч, дусларым, коточкыч. Бигрәк ажиотаж. Кыскасы, Башкортстанда бензин беткән. Без Борайда, трассадан әйләнеп килеп кердек.

Бөтен чиратның алдыннан үтеп, ат бәясенә… Кыйнап үтерәләр безне хәзер, тизрәк китәргә кирәк. Мишәрлек менә шундый җирдә кирәк инде ул. Минем намус беләсеңме кайчан бетте, мәктәптә ашарга өстәмә ипи сораганда, – дип көлгән җырчы.

Ә сезнең якларда ягулык белән хәлләр ничегрәк?

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 27 июнь 2026
    Исемсез
    Башкортостан белән безне Ык елгасы гына аерып тора. Бүген машинага бензин салырга 3 заправкага барып кына теләгемә ирештем. Тагын ниләр күрәсе бардыр, ахыры хәерле булсын.
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар