Рәфис Кәлимуллин концерты: космонавт костюмы, күчтәнәчкә тавык һәм чәчәксез калган хатын
«Уникс» концертлар залында Рәфис Кәлимуллинның сольный концерты булды. «Интертат» хәбәрчесе чарадан репортаж тәкъдим итә.
Ниһаять, татар эстрадасы җырчыларының гастрольләре дә башланып китте. Күп артистлар катнаша торган «солянка» һәм аерым бер җырчы иҗатына гына багышланган кичәне карау бөтенләй төрлечә инде. Икенчесе авыррак... Ике-өч сәгать буе бер артистка гына карап, аның популяр һәм андый ук булмаган җырларын тыңлап, тупас мәзәкләреннән дә (әгәр алар булса) көлеп утыру өчен, җырчының галәмәт «фанат»ы булырга кирәк. Рәфис Кәлимуллинның андый «фанат»лары шактый булып чыкты. «Уникс» залы тулып бетмәсә дә, олысы-кечесе Нурлат «энерджайзер»ын тыңларга килгән иде.
Мондый чараларда шактый күп йөргән кеше буларак, шуны әйтәм, концертны иң популяр җырлар тезмәсеннән башлаганнарын беренче күрүем булды. Бу үзенә күрә «спойлер» булды. Бу попурри вакытында сәхнә куелышына, бик динамикалы утларга, яшь, харизмалы музыкантларга да игътибар иттем, әмма алар 40 яшен узган Рәфис абый фонында берни түгел, уздыра алмадылар. Бәлки, Нурлат мишәрләре барысы да шундый «ут» булгангадыр ул, ә?!
Фото: © «Татар-информ», Фирүзә Гыйниятова
«Мин дусларсыз яши алмыйм»
«Озак кына җыенып, Казан шәһәрендә матур концерт оештырырга булдык. Залда утыручылар арасында минем коллегалар, дуслар, туганнар, якташлар, Нурлатның «Все для победы» фонды, җыр авторлары һәм журналистлар да бар. Мин дусларсыз яши алмыйм, миңа алар белән күрешергә, утырып сөйләшергә кирәк. Бүген «Уникс» залына карыйм, дусларым тагын да күбәйде дип уйлап куям.
Бүгенге программаны режиссер белән төзергә булмадым, чөнки алар барысын да төзеп куялар да, мин эчке дөньямны ача алмый калам. Шуңа, бүген сөйләшеп, серләшеп, сезгә иң отышлы җырларымны башкарырмын, араларында яңалары да булыр», – дип башлады сүзен җырчы.
Шулай ук, Рәфис Кәлимуллин тормышта гадилек, эчкерсезлек җитмәвен, күпчелекнең «битлек» астында йөрүен дә әйтте. Җырчы белән килешми мөмкин түгел, эстрадада да, гомумән, тормышта да ясалмалык бик күп. Хәзер үзен ничек бар шулай күрсәтүче, ихлас кешеләр бик сирәк. Рәфис абый бу сирәк кешеләр арасында бар, аның «чынлыгы» сәхнәгә чыгып җырлый, кайвакыт кызык итеп күренгән хәрәкәтләр ясый башлагач үк сизелде. Ара-тирә җыр сүзләрен оныткаласа да, концерт буе тере тавышка җырлады. Бу концерт шуның белән отышлы булды да инде.
Концерт ике өлештән торды, беренчесендә яңгыраган попурридагы җырлардан кала, калганнары яңа булгангамы, миңа бик үк таныш та түгел иде. Бу өлештә Рәфис Кәлимуллинның әнисе Фәүзия Кәлимуллина да чыгыш ясады. Аның башкаруында Хәния Фәрхинең «Гармунчыга» җыры үзгә төрле, тагын да матуррак яңгырый икән. Урыны-урыны белән, Фәүзия апаның тавышы легендабыз Хәния апаныкына да охшап куя, икәү дуэт яздырып өлгергән булсалар, ул, мөгаен, күпләрнең күңеленә үтеп кергән булыр иде.
Җырчының әнисе икенче өлештә дә катнашты, бик «кызу» гына барган концертны бераз «суытып», тынычландырып, гармунга салмак кына җыр башкарды. Фәүзия апа сәхнәдә үзен кайбер татар эстрадасы артистларыннан да горуррак тота, сәхнә аңа килешә. Миңа калса, мондый тавыш белән тулы заллар җыеп, сольный концерт та оештырып буладыр. Моның хакта Фәүзия ханымның үзеннән дә сорадым.
«Рәфис «Әйдә инде», – димәсә, әле дә сәхнәгә чыгасым юк иде, чөнки миңа сәхнәгә чыкмасам да бик рәхәт. Мин хәзер тормышның иң матур чорын кичерәм, балаларым, картым, оныкларым һәм яраткан шөгылем бар. Шуңа, мин сәхнәгә балам белән бергә булыр өчен генә чыгам, миңа ошый», – дип җавап бирде ул елмаеп.
Рәфис Кәлимуллинның әнисе – Фәүзия Кәлимуллина
Фото: © «Татар-информ», Фирүзә Гыйниятова
Рәфис абый, шунда хатыныгызга берәр чәчәк бәйләме бүләк итсәгез дә була иде инде...
Рәфис Кәлимуллин хатынына багышлап иҗат ителгән җырны да башкарды, чыгыш вакытында аның тормыш иптәше дә сәхнәдә торды. Рәфис абый, шунда хатыныгызга берәр чәчәк бәйләме бүләк итсәгез дә була иде инде. Тамашачы бүләк иткән чәчәкне алганчы, сезнең кулдан берәр матур бәйләм кабул итү аңа да рәхәтрәк булыр иде...
Әле күптән түгел генә Рәфис Кәлимуллин Ләйлә Гәлиева белән дуэт чыгарды. 29 сентябрь көнне Ләйлә ханым үзе дә Казанда сольный концертын гөрләтеп уздырып җибәргән иде. Концертта Рәфис Кәлимуллин белән өр-яңа дуэтлары да яңгыраган. Ә Рәфис абый сольный концертында бу җырны Ләйлә Гәлиевасыз, үзе генә башкарды. Алай да кичә дуэтларсыз булмады. Җырчы танылган татар рэперы Шәкүр белән «Оныттым инде күптән» җырын башкарды, әле тагын әнисе Фәүзия апа белән дә җырлады.
Рәфис Кәлимуллин рэпер Шәкүр белән «Оныттым инде күптән» җырын башкарды
Фото: © «Татар-информ», Фирүзә Гыйниятова
Рәфис Кәлимуллинның дуслары чыннан да күп булып чыкты, чөнки җырчы янына менеп, күчтәнәчләр тапшыручылар шактый күренде. Бер ханым Рәфис абыйны «Казан хәерчесе» дип, бер тере тавык, бер тавык ите бүләк итте, менә бу күчтәнәч ичмасам! Ә Апас егете, композитор Ранис Мусин җырчыга «Яңа җыр алуга 50% ташлама» дип язылган сертификат тапшырды.
Күчтәнәчкә – тере тавык
Фото: © «Татар-информ», Фирүзә Гыйниятова
Рәфис Кәлимуллин Махсус хәрби операциядә катнашучыларга да актив ярдәм күрсәтә икән, ул – Нурлатның «Все для победы» оешмасы волонтеры, солдатлар янына үзе дә барган. Бу оешма әгъзалары да концертка килгәннәр иде. Җырчы алар белән бергә «Алга» җырын башкарды.
Нурлатның «Все для победы» оешмасы әгъзалары
Фото: © «Татар-информ», Фирүзә Гыйниятова
Оятсыз мәзәкләрсез концерт юк инде хәзер
Җырчының сәхнә костюмнарына да игътибар иттем. Беренче кәчтүмнән чыккан иде, концерт ахырына ул космонавт киеменә охшаган, көмеш кебек ялтырап тора торган спорт костюмына әйләнде. Ул костюмны кигәч, җырчы айга менә язды, сәхнәдә аякларын күтәрә-күтәрә биеп, «зарядка» ясап алды, залга тамашачылар янына да төште.
Фото: © «Татар-информ», Фирүзә Гыйниятова
Оятсыз мәзәкләрсез концерт юк инде хәзер. Монда да андый «нәрсәкәй» булды. Җырчы алдан ук төшермәгез, яздырмагыз, дип сорады. Мәзәкне сөйләп бетергәч, Рәфис абый залда журналист (мин) утыруын исенә төшерде... Рәфис абыйны уңайсыз хәлгә куймыйм, ул сөйләгән мәзәкне язып тормыйм!
Йомгаклап шуны әйтә алам, мин «Уникс»та чын, «битлек»сез концерт карап кайттым. Миңа ошады.