Җырчы Рафис Кәлимуллин берничә ел элек булган авырлыкларны һәм үзенә сынмаска нәрсә ярдәм иткәнен искә алган.
«Ялгышмасам, 2019 нчы ел. «Син минем» җыры отышлы булды. Клуб мөдирләре, районнар концерт белән чакыра башлады. Берничә ай эчендә 2 кредит, 1 лизинг һәм бурычка аппаратура, «светомузыка» алып, гастрольгә чыгырга әзерләндем. 3 айдан соң пандемия башланды. Һәм мин шушы кредитларым белән, бер тиен керемсез калдым.
Пандемия башлангач, озак түзеп булмады: кайсын ярты бәядән, кайсын 3 тиенгә сатып, әкрен генә хәлгә килә башладым. 2024 елда шул кредитларны түләп бетердем. Аллаһка шөкер, әкрен генә аякка бастык. Киләчәктә тамашачы мине калдырмас дип уйлыйм. Әлегә йөгерәбез, эшлибез, ялгышабыз.
Шушы «Кабат туам» җыры миңа сынмаска булышты», – дип яза ул.