Җырчы Рафис Кәлимуллин быел «Татар җыры» проектында катнашудан баш тарткан. Ул бу хакта үзенең сәхифәсендә сөйләде, сәбәбен дә әйтте.
«Соңгы вакытта миңа 19 декабрь көнне узачак «Татар җыры» проекты буенча сораулар күп килә. Бер видео яздырып кына җавап бирәсем килә. Быел «Татар җыры»нда катнашмыйм, дуслар. Тәкъдим ясадылар, бик зур рәхмәт анысы өчен. Әмма мин инде ике ел рәттән катнашып килеп, быел да җырлаудан мәгънә күрмим», – дигән артист.
Шул ук вакытта Рафис Кәлимуллин әлеге проектның югары дәрәҗәдә оештырылуын, мондый концертларның бик сирәк булуын да билгеләп үтә.
Җырчыга калдырылган комментарийлар аерым игътибарга лаек. Чөнки җырчының язылучылары Рафис белән килешеп бетмиләр һәм бу пост янында «Татар җыры» турында тискәре фикерләр дә укырга мөмкин.
«Анда тулы «провал». Оятка калып йөрмәвең әйбәт булган», – дигән бер язылучысы.
«Андый фикерне тамашачылардан ишеттем. Әмма хәзер концертлар оештыру бер дә җиңел түгел. «Татар җыры» дәрәҗәле узсын өчен унлаган белгеч тырыша», – дип яклаган җырчы проектны әзерләүчеләрне.
«Күп кеше шулай ди. Составны карагач, шаккатасың. Җыен чүп-чар кереп тулган. Дөрес эшлисең, Рафис, акчаң үзеңә калыр. Билет бәяләре искитмәле. Анда барганчы, сольникларга, Акмаль концертына йөрибез», – дип тә язып калдырганнар.
«Акча түләргә теләмәгәнсеңдер әле», – дигән язылучысына Рафис: «Ике тапкыр катнашытым, бер тапкыр да акча түләгәнем булмады», – дип җавап кайтарган.
«Вәт жәл, ә. Сине генә карарга бара идем бит», – дип язган блогер Олеся Лесная, Рафис аңа кәефен артык төшермәскә киңәш иткән.