Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Рафис Кәлимуллин «балачакка алып кайта торган» бик гади шигырь сөйли

news_top_970_100
Рафис Кәлимуллин «балачакка алып кайта торган» бик гади шигырь сөйли
Рафис Калимуллинның социаль челтәрдәге сәхифәсеннән

Эстрада җырчысы Рафис Кәлимуллин социаль челтәрдә үзен башка яктан – нәфис сүз остасы буларак күрсәтте. Артист тормышчан шигырь сөйләп, видео яздырган. Темасы да һәркемнең күңеленә үтеп керешле – балачак турында. 

Хәтердәме балачагыгызның

Иң күңелле, рәхәт чаклары?

Дусларыгыз белән уйнап үскән

Киң далалар һәм су буйлары?

Тимер-томыр җыйнап йөргәнегез,

Лимонадка акча җитсенгә.

Ә шешәсен чистарта идегезме,

Шоколадка акча эшләргә?

Гади чәч тарагы алыштыра иде

Микрофонны миңа җырларга.

Анда мин чын артист идем,

Өйдә үзем генә калганда.

Агач ботаклары кылыч иде,

Окоп ясый идем суыкта,

Зур гаражым, машинам бар иде минем,

Әти ясап биргән комлыкта.

Бу юлларны татар артистларына концертлар оештырып йөрүче Рөстәм Галимҗанов иҗат иткән. 

Шигырь рифма ягыннан «урнашып» бетмәсә дә, Рафис Калимуллинның осталыгы кытыршы урыннарны шомартып җибәрә. Рафисның тамашачысы: «Ачык йөзең, иҗатың белән тамашачыны үзеңә җәлеп итеп торасың», – дип язып калдырган.

Күңелле балачак турындагы юллар күпләрнең йөрәгенә май булып яткан. Артистның тамашачылары түбәндәге сүзләр язып калдырган:

«Тормышчан, шәп», «Бертуктаусыз тыйлыйсы да, тыңлыйсы килә»;

«Балачакка алып кайта торган бик матур шигырь»;

«Дәвамы булсын иде, колакка «җәннәт»»;

«Җылы шигырь», «Шулкадәр матур итеп сөйлисез, бәләкәй чаклар искә төште» дип бәяли тамашачы Рафис Калимуллинның бу чыгышын.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100