Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Рафис Кәлимуллин: «Артистлар язып тутырдылар. Эләгешеп тә алдык»

news_top_970_100
Рафис Кәлимуллин: «Артистлар язып тутырдылар. Эләгешеп тә алдык»
социаль челтәрләр

Кичә блогер Олеся Лесная җырчы Рафис Кәлимуллин белән видеоинтервью яздырган иде. Рафис үзен кыю тотты, блогерның шактый уңайсыз һәм оялырга мәҗбүр итә торган сорауларына да җаваплар бирде. Видеога кайтавазлар да күп килгән.

«Дуслар, кичәге интервьюдан соң язучылар да, шалтыратучылар да булды. Әллә нинди сүзләр әйттеләр. Чынлап әйтәм, мин Иркәне артист буларак хөрмәт итәм. Без аның белән таныш түгел, мин аны турында берни дә әйтә алмыйм. Исәнләшү турында гына иде сүз. Китте малай, туктый да алмыйлар кайберләре. Әле артистлар да язып тутырдылар. Эләгешеп тә алдык. Конфликт булып алды кичә», – дип сөйләгән Рафис Кәлимуллин сторисларында.

Җырчы интервьюда үзенең Иркә белән аралашмавы хакында сөйләгән иде. «Мин аның белән бер 15 тапкыр исәнләштем, ул минем белән исәнләшми», – диде ул Олесяга.

Рафис Кәлимуллин Олеся Леснаяның оятсыз сорауларына җавап биргән

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100