news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Рафис Кәлимуллин үзәкөзгеч клип төшергән

Клип ялгыш адым ясаучы кыз турында бара.

news_top
Рафис Кәлимуллин үзәкөзгеч клип төшергән
https://www.instagram.com/rafiskalimullin_official/

Бәйрәмнәр алып баручы Рафис Кәлимуллин хитка әверелгән «Оныттым инде күптән» җырына клип төшергән. Клип кияү егетеннән качкан кыз турында бара.

«Мине белмәсәләр дә бу җырга кушылып җырлыйлар. Хит булды бу», — дип язган ул инстаграм сәхифәсендә.

Җырның авторлары — Нурсил Шәймәрдәнов һәм Булат Шәрипов.

Клип инстачыларның йөрәгенә тигән, алар «клип та, җыр да, җырлаучы да шәп», дип бәя биргән.

«Әллә үз йөрәгең аша кичердеңме?» — дип тә борчылучы бар.

«Матур җыр, әмма клипка туры килеп бетми», — дип фикерен белдергән берәү.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар