Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Рафис Кәлимуллин каз күпертү буенча лайфхак белән бүлешә - видео

Инстачыларның күбесе казны күперткәнгә аптырап калган.

news_top_970_100
Рафис Кәлимуллин каз күпертү буенча лайфхак белән бүлешә - видео
https://www.instagram.com/rafiskalimullin_official/

Җырчы, композитор Рафис Кәлимуллин авылда каз өмәсеннән видео куйган. Анда абыйсы каз канатын санагач кына йолкый башлый. Аннары махсус җайланма белән каз түшкәсен күпертәләр.

«Мондый егетләр булганда эш бара. Элек казны авыз белән өреп күпертә идек. Хәзер бөтен уңайлыклар да бар», — ди җырчының «икенче әнисе».

Инстачылар бу лайфхакларга аптырап калган.

«Ник канатны саныйсыз?» - дип сораучыга «12 канаттан соң гына йолкырга кирәк», — ди җавап биргән Рафис.

Инстачыларның күбесе казны күперткәнгә шаккаткан. «Ни өчен һава өрдерәсез? Без бөтенләй башкача эшлибез», «Нәрсәгә кабарталар икәнен әйтегез әле», — дип кызыксынган җырчының виртуаль дуслары.

«Яхшы йолкынсын өчен», «Каз матур, симез булып күренсен өчен», — дип җавап биргән бу эш белән таныш кешеләр.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100