Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Рәфис фронтка быел июльдә киткән булган...

news_top_970_100

22 сентябрь көнне Башкортстанның Бакалы районы Иске Корыч авылында Рәфис Шәфигуллинны җирләгәннәр. Ул махсус хәрби операция барышында һәлак булган. Бу хакта «NewsBash» яза.

Авылдашлары сүзләренчә, Рәфис – гади авыл егете. Ул 2024 елның июлендә фронтка китә. Аның Ватанны якларга дигән карары аны белгән кешеләрне гаҗәпләндерми. Дуслары һәм туганнары Рәфисне ачык йөзле, һәрвакыт ярдәмгә килергә әзер кеше буларак искә алалар.

Хушлашу тантанасында катнашкан Бакалы районы башлыгы Олег Ефимов Рәфис турында болай дигән:

Ул халкыбызның иң яхшы сыйфатларын: хезмәт сөючәнлекне, намуслылыкны, һәрвакыт ярдәмгә килергә әзер булуын гәүдәләндерде. Рәфис дан эзләмәде, ләкин үзенең гамәлләре белән һәрберебезнең хөрмәтен яулады.

Рәфис Шәфигуллин, үлгәннән соң, «Батырлык» ордены белән бүләкләнгән.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100