Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Рафис Атаказ яшьләрне сүгүчеләргә җавап биргән

news_top_970_100
Рафис Атаказ яшьләрне сүгүчеләргә җавап биргән
Фото: "Татар-информ" архивыннан

Социаль челтәрдәге сәхифәсендә #картблогер хештегын кулланучы Рафис Атаказ яшьләрнең оверсайз модасын үз итүенә, ягъни берничә размерга зур киемнәр киеп йөргәнгә ачуланучыларга җавап биргән.

«Сәлам, бу тагын мин әле. «Оверсайз кигәннәр, аннан-моннан салынган, матур түгел», – дип сүгәләр бит яшьләрне. Без бит үзебез дә шундыйны киеп үстек инде. Кием ала башласалар, 1-2 размер зуррак инде, аның җилкәсе төшеп тора, «әле үсәсең» дип, 1-2 елга дип алалар иде. Үсеп китмәсәң, 3 ел да киясең. Выпускнойга да, үсмәсәң, өйләнерсең дә әле шуның белән…

Чалбарның балагы озын, эчкә бөкләп, берничә җиреннән эләктереп куялар. Үсеп китсәң, шуны төшерә баралар. Аяк киеме дә шулай, җылырак булыр, имеш. Тузып бетмәсә, синең «оверсайз»ыңны тагын бер буын киеп үсә, тазарак булса, тагын берәү кияргә мөмкин. Минекеләрне сеңлем киеп үсте. «Оверсайз» кичә дә – без үскәндә дә бар иде, бүген дә бар», – дип сөйли ул.

Дөрес сүзгә – җавап юк!

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100