Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Рәфис Атаказ мошенниклардан алданучы пенсионерлар турында: «Каян килә аларга миллион?»

news_top_970_100
Рәфис Атаказ мошенниклардан алданучы пенсионерлар турында: «Каян килә аларга миллион?»
"Татар-информ" архивы

Блогер Рәфис Атаказ, пенсионерларның мошенниклар тарафыннан алдану очраклары турында укып, фәлсәфи фикерләргә бирелгән. 12-15 мең сум пенсия алып яшәгән Рәсәй пенсионерлары миллион, миллион ярым акчаларны ничек җыя икән ул, дип аптырый блогер.

«Бу тагын мин әле, дуслар. Кичә яңалыклар карап утырганда бер әйбергә тап булдым. Бер пенсионерканың миллион ярым акчасын мошенниклар алган. Әбиең шуларга миллион ярым акчасын күчергән. Бу – бик авыр хәл инде, әлбәттә, пенсионер өчен миллион ярым акчаңны чыгарып бирү. Шуннан чыгып сорау туа. Ул пенсионерларга миллион ярым җыярлык акча каян килә? Мәсәлән, безнең әнинең миллион ярым җыярлык пенсиясе юк, гомумән җыелмый, үзенә китә. Өстәп, без ярдәм итәбез. Кайдан чыга ул акча җыя торган пенсионерлар, Рәсәйдә яшиме алар, башка җирдәме? Аннары уйлыйлар инде, пенионерларның акчасы күп, әйдә 65кә, 70кә кадәр эшләсен, диләр. Шундый очраклар бигрәк күп бит. Әле 800 мең, әле миллион, әле 2 миллионын алалар пенсионерның. Белмим, бер дә заводта эшләүченең миллион ярым акчасын мошенниклар алмый. Бөтен миллионнар пенсионерларда», – дип гаҗәпләнә Рәфис.

Әлеге пост янында халык та үз фикерләре белән уртаклашкан. Күпләр, моның сере – саранлыкта, дигән уйда.

«Рәфис, алар бит ашамый, киенми, пенсия алган саен оныкларга хәер дә бирми, кешегә барса да кесәсенә бер суган булса да тыгып алып кайта торган кешеләр»;

«Бар андый саран әбиләр, акча чире белән чирли торган. Ашамый-эчми, балаларына бирми, теләнеп йөри, чүплектән ашый, әмма акчасын җыя»;

«Балаларына зарланып, алардан акча алып торучылар алар. Акча җыялар. Аннан алар әле ялга да йөри», – дигәннәр.

«Пенсиягә чыккач мин дә шулай итәм», – дип шаярткан соңгы комментарий иясен блогер.

«12 мең пенсияне ничек җыймак кирәк. Түләүләргә көчкә җитә. Балалар белән туганнарым ядәм итә, Аллаһка шөкер. Ашауга да, даруга да бик күп китә»;

«Мин дә шаккатам шулай акча җыя алуларына. Минеке айны айга ялгарга гына җитә. Шиковать тә итмим, аз да алмыйм, әмма җыелмый», – дип, Рәфис белән килешүен белдерүче пенсионерлар да табылган.

«Үлгәнче эшләүче пенсионерларны басалардыр ул, Атаказ, болай каян килсен миллион, эшләүчеләрдә дә юк бит ул. Яки базарда сатучыларныкыдыр»;

«Җыйган түгел, фатир саткан акчалардыр ул, бәлки, Рафис? Мәскәүдә сата, мәсәлән, фатирын, очсызрак шәһәрдә сатып ала. Калган акчасын диван астында саклап ята»;

«Мошенниклар кредит алдырып та үз хисапларына күчерттерә. Бөтен очракта да, пенсионер счетында миллион акча булган, дигән сүз түгел», – дип фаразлаучылар да юк түгел.

Бер апа исә: «Нигә аптырарга инде? Нинди пенсионер бит әле? Мин, мәсәлән, пенсиягә чыгу белән көне-төне кош теле пешердем. Пенсиям җыела бара иде, кесәмдә дә акчам булды. Пенсионерның да төрлесе була, ялкавы һәм уңганы, сәламәте һәм авыруы, хәерчесе һәм бае», – дип бу сорауга нокта куйган.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100