Блогер Рәфис Атаказ искиткеч оста итеп мантый ясаганын күрсәтте. Мантыйлар барысы да тип-тигез, матур килеп чыга. Өстәвенә, блогер бу ризыкны кайбер хатын-кызларда да булмаган җитезлек белән ясый.
«Гомер буе эшләп ашадык. Эш белән уралып үтте тормыш. Җиренә җиткереп эшли беләбез. Әтәй-әнәйгә мең рәхмәт, шулай тәрбияләделәр. «Эшнең ояты юк!» – дия иде мәрхүм әтәй. Курыкмыйбыз, нәрсәгә алынсак та, башкарып чыгабыз. Без, бертуганнар, өчебез дә шундый. Кемдер бәйрәм өчен туа, без эш өчен тудык. Исән булыйк», – ди ул.
«Атаказның токмач кискәнен күреп тә шаккаткан идем, инде мантыйга тотынган», «Уңган ир! Ирләрнең ризыгы тәмле була», «Мондый уңган ирләргә артикулны каян табып була?», «Ир-ат ашарга пешергәндә, фәрештә канатын тыга. Бигрәк уңгансыз инде. Безнекеләр пешергәнне еламый ашасалар инде, кая инде ул мантыйлар ясау», – дип мактаган аны дуслары.
Язылучылары блогерның мантыйны бик күп итеп ясавына да игътибар иткән. «Заказга ясыйм бит», – дип язып калдырган аларга Рәфис.