Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Рәфис Атаказ әти-әнисе турында начар сөйләгән артистка: «Әти-әнине сайлап алмыйлар»

news_top_970_100
Рәфис Атаказ әти-әнисе турында начар сөйләгән артистка: «Әти-әнине сайлап алмыйлар»

Блогер Рәфис Атаказ бер популяр артистның әти-әнисе турында тискәре яктан сөйләвен ишетеп, үзенең фикерен белдерергә булган.

«Кичә бер пабликта бер атаклы җырчының интервьюсына тап булдым. Мин яшь чакта аның җырларын бик яратып тыңлый идем. Үзенең иҗаты турында сөйләде-сөйләде дә, әти-әнисе турында сорау бирүгә, ямьсез якка китеп, әтисенең эчкәнен, әнисенең кырыс булганын, боларны мактамаганын, кыскасы, әти-әнисенә карата тискәре сүзләр сөйли башлады. Шуны тыңлап утырдым. Әтисе үлгән, әнисе дә исән-сау түгел ахры инде, аңлап бетермәдем. Шундый күренекле кеше тарафыннан болай сөйләү – бик тә ямьсез күренеш. Үлгән кешене матур сүзләр белән генә сөйләргә кирәк. Исән булса да, әти-әнисен хурлап утыру артист кешегә дәрәҗә өстәми. Безнекеләрне дә сөйли башласаң… Без дә уйнап-көлеп кенә үсмәдек. Әти-әниләрне сайлап алмыйлар», – дип видео яздырган Рәфис.

Язылучылары видеода кем турында сүз баруын бик тиз аңлап алганнар.

«Бу – хатын-кыз. Бу хакта беренче генә сөйләми инде. Миңа да шундый ошамады бу. Беребезне дә иркәләп-сөеп кенә үстермәделәр. Эш – тәрбия чарасы булды. Ул ни хәл әнигә үпкәләп утыру бу яшьтә. Элегрәк үзен яратып тыңлый идем, хәзер гайрәтем чикте»;

«Дөрес, ата-ананы сайлап алмыйлар. Безнең чор балаларына эләкте инде каешы да, «муклашка»сы да, шуңа да эш рәтен беләбез, дөньяга караш икенче»;

«Димәк, бу җырчы – надан. Халыкка җиткерерлек башка фикере юк. Сәхнә культурасы «на нуле»;

«Нинди генә булмасын, барыбер әниләргә кайтып егылабыз»;

«Ул әти-әниләре турында гына түгел, ирләре хакында да бик үк әйбәт сөйләми», – дип язып калдырганнар алар.

Ә сез сүзнең кайсы артист турында барганын аңладыгызмы?

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100