Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Рәфинә Ганиуллинага: «Өч малаең да Габделфәттәнме?»

news_top_970_100
Рәфинә Ганиуллинага: «Өч малаең да Габделфәттәнме?»
"Татар-информ" архивы

Җырчы Рәфинә Ганиуллина үзенең иҗат юлын Татарстанның халык артисты Габделфәт Сафинның төркемендә башлаган. Ул беренче тапкыр аның белән гастрольләргә чыккан. Бу хакта ТМТВ каналында «Сөйләшергә кирәк» тапшыруының алып баручысы Лилия Кадыйрова җырчы белән әңгәмә корды.

«Мин Габделфәт Сафин төркеменә 19 яшьтә килдем. Без якташлар да. Ул да Арча егете. Минем әни дә Арчадан. Безнең беренче җырыбыз «Үкенеч» дип атала иде. Без ул җырга Башкортстанда 2 көн клип төшердек», – дип таныштырды иҗат юлы белән Рәфинә.

«Курыкмадыңмы иҗатыңны шундый кыю моментлардан башларга? Чөнки клип – ул заманнар өчен шактый кыю...» – дип сорады Лилия Кадыйрова.

«Ул вакытта Габделфәт абыйны белеп тә бетермим, минем өчен ул – зур артист иде. Аның хатыны Рузилә апаны да бик белмим әле. Халык артисты шулай дип әйткәч, ул беләдер… Яшь чакта «нәрсә әйтәләр шуны эшләргә кирәк» дип беләсең бит инде. Ә хәзерге күзлектән шул вакытка кайтсам, мин ризалашмаган булыр идем. Хәзер мин ул клиптан оялам», – дип сөйләде Рәфинә.

«Экранда нәрсә күрәләр – артистның тормышын шуның белән бәйлиләр. Ул клип чыкканнан соң, тәнкыйть сүзләре ишетергә туры килмәдеме?» – дип сорый Лилия Кадыйрова.

«Элегрәк «беләбез инде синең Габделфәт Сафин төркеменә ничек килеп эләккәнеңне», дип әйтәләр иде. Ник кеше алай уйлый икән, бергә дуэт җырлагачмы? – дип аптырый идем.

Күптән түгел «Синең өч улың да Габделфәттәнме?» дигән хат килде. Мөгаен, элек ул мине күзәтеп барган да, аннары кызыксынмый башлаган. Тормышымдагы яңалыкларны белми калганмы инде...

Әлегә кадәр Габделфәт Сафин, аның гаиләсе белән дустанә мөнәсәбәтләр булу минем өчен бик кадерле», – ди җырчы.

«Габделфәт Сафинның образы шундый булса да, продюсеры буларак хатыны эшли бит. Анысы – икеләтә дә кызыклы. Димәк, бернәрсә дә хатыны ризалыгыннан башка чыкмаган», – диде алып баручы.

«Миңа калса, алар икесе дә яңалыкларны яраталар. Мин аларның мәктәбендә үземне таптым һәм формалаштым дип саныйм», – диде җырчы.

Рәфинә Ганиуллина ире баянчы Рәзил Камалов белән өч ул үстерәләр. Хәзер алар дуэт буларак та чыгыш ясый.

Җырчы бу хакта «ТМТВ» каналы видеосында 7.35 минутта сөйли башлый.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100