Рәфинә Ганиуллинадан премьера: «Иң кадерле була кайчак әйтелми калган сүзең...»
Рәфинә Ганиуллинаның «Сүз хатасы» дигән җыры музыкаль мәйданчыкларга чыкты.
Җырның авторлары – Айгөл Вәлиуллина һәм Рамил Әсхадуллин.
«Бик мәгънәле, көчле җыр», – дип бәя биргәннәр тыңларга өлгерүчеләр.
«Сүзне әйтү – җиңел лә ул,
Җыеп булмый яңадан.
Йөрәк әрни, бәргәләнә
Сүз ясаган ярадан,
Сүз ясаган ярадан.
Ашыгабыз, ашкынабыз,
Кирәк шул азрак түзем.
Иң кадерде була кайчак
Әйтелми калган сүзең...»