news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Рәфинә Ганиуллина: «Үземне иремнән өстен куярга теләгән идем»

news_top
Рәфинә Ганиуллина: «Үземне иремнән өстен куярга теләгән идем»
Рәфинә Ганиуллинаның социаль челтәрдәге битеннән

Рәзил Камалов белән Рәфинә Ганиуллина – татар эстрадасында матур гаиләләрнең берсе. Әмма аларның гаиләсендә дә аңлашылмаучылык булган, алардан көнләшеп, гаиләләрендәге тынычлыкны бетерергә теләүчеләр дә «үз эшләрен» башкарып маташкан.

«Безнең турыда төрле имеш-мимешләр йөри икән. Кемдер Рәфинәгә Рәзил белән «повезло» ди, кемдер Рәзил хатыннан уңды, ди. Минем үземне Рәзилдән өстен куярга теләгән чор булды. Ул миңа лаек түгел, дип саный идем. Ә беләсезме, мине бит берәү, гел «пыш-пыш» килеп, шуңа ышандырырга теләде. Хәзер мин ул кеше белән бөтенләй аралашмыйм», – дип язган Рәфинә социаль челтәрдәге сәхифәсендә.

«Рәфинә, кешенең җыен юк-бар сүзенә игътибар итмичә, матур яшәгез. Кайберәүләр көнләшеп тә сөйләргә мөмкин»;

«Үзегезне беркайчан да өстен куярга ярамый. Минемчә, сез бер-берегезне күз карашыннан аңлыйсыз. Кеше сүзенә ышанырга кирәкми. Рәзил Камалов тулы гаиләдә дөрес гаилә моделен күреп үскән. Шуңа күрә Рәфинәгә яшәргә җиңел. Мин сезнең гаиләне идеаль дияр идем. Көнчел кешеләр белән аралашмагыз. Сез икегез дә – чибәр, талантлы, тәртипле, сездә ясалмалык юк»;

«Рәзилнең акыллы булуы йөзенә чыккан. Бер-берегезне саклагыз, яклагыз», – кебек комментарийлар язган иҗади гаиләнең тамашачысы.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар