Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Рәфинә Ганиуллина туган көненә акчалата котлаулар кабул итә

news_top_970_100
Рәфинә Ганиуллина туган көненә акчалата котлаулар кабул итә
Рәзил Камаловның социаль челтәрдәге сәхифәсеннән

Җырчы Рәфинә Ганиуллина туган көнен бәйрәм итә. Шул уңайдан ул якыннарыннан һәм виртуаль дусларыннан котлаулар, матур теләкләр, бүләкләр кабул итә. Җырчы акчалата котларга теләүчеләр өчен социаль челтәрдәге сәхифәсендә карта номерын да калдырган.

«Мине котларга теләүчеләр өчен карта номерым...һәм 10, 20, 50, 100, 200, 500, 1000, 5000... сум җибәрергә була. Тик чын күңелдән һәм йөрәктән булсын! Рәфинә Рафагатовна дип чыга. «Туган көнең белән» дип язарга онытмагыз, алайса картаны блокировкаларга мөмкиннәр. Туган көнгә акча җибәрүченеке дә, алучыныкы да артачак. Рәхмәт әйтеп кабул итәм», – дип язган җырчы.

Җырчыга ире Рәзил Камалов матур котлау калдырган. Анда «акчага күмелеп яшә» дигән сүзләр дә бар. Әлегә җырчы «ничә сумлык» котлау алуы турында хәбәр итми.

«Туган көнең белән, кадерлем Рәфинәм. Иң мөһиме сау-сәламәт бул, дөньяның рәхәтен тоеп, һәр көнең яхшы кәефтә үтсен! Бәхеткә, шатлыкка, акчага күмелеп яшә! Иҗатыбызда да, тормышыбызда да яңа үрләргә менәргә насыйп булсын, анысын икебезгә дә телим, чөнки без бербөтен. Репертуарда яңадан-яңа яхшы матур җырлар булып торсын, безнең иҗатны яраткан тугры тамашачылар артканнан-артсын.

Рәхмәт сау-сәламәт өч малай тапканың өчен, тәмле һәм файдалы ризыклар белән көн саен безне сыйлап торганың өчен. Гомумән шундый булганың өчен зур рәхмәт, әнисе. Барысы да яхшы булсын. Мин синең белән бәхетле, яратам», – дип котлаган гармунчы хатынын.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100