Рәфинә Ганиуллина һәм Рәзил Камалов, социаль челтәрләрдә зур сөенечләре белән уртаклашып, яңа фатирларының ачкычын күрсәтте. Җырчылар Казандагы яңа районнарның берсеннән фатир сатып алганнар. Ләкин гаилә элекке яшәү урынын алыштырырга җыенмый.
«Күченүебез түгел. Бу – безнең балаларыбызның киләчәгенә инвестиция», – дип язып куйган Рәзил үзенең сторисларына.
Рәфинә белән Рәзил Камаловлар гаиләсендә өч малай – Сөләйман, Айтуган һәм Муса үсә.