Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Рәфинә Ганиуллина: «Әнигә операцияне наркозсыз ясадылар...»

news_top_970_100
Рәфинә Ганиуллина: «Әнигә операцияне наркозсыз ясадылар...»
"Татар-информ" архивы

Җырчы Рәфинә Ганиуллинаның әнисе Зөлфия ханымга операция булган.

Зөлфия Мансур, авыру булуына да карамастан, биш кызын ялгызы гына тәрбияләп үстергән көчле шәхес. Аңа күпне күрергә туры килгән. Кырык яшеннән авырый башлаган (үзәк нерв системасы белән бәйле хроник чир ачыклыйлар анда). Бәла аяк астында, диләр шул. Җитмәсә, күптән түгел генә ул егылып кулын да сындырган икән.

«Кулына нәрсә булды, дип сорыйлар. «Упал, очнулся, гипс», әйеме әни? – дип әнисе белән көлә-көлә легендар «Бриллиантовая рука» фильмын искә ала бүген Рәфинә. – Булды инде әзрәк, эшләми торган кулына егылып, кулы сынды. Сизмәүнең дә файдасы бар икән үзе, операцияне наркозсыз гына ясадылар», – ди ул уенын-чынын бергә кушып.

«Бернәрсә дә тоймадым, ди. Утта янмый, суда батмый торган батыр хатын ул безнең әни», – ди Рәфинә шәхси аккаунтында.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100