Җырчылар арасында ирен күпертмәүчеләр һәм ясатмаучылар аз калды кебек. Рәфинә Ганиуллина да күпчелеккә кушылган. Ул социаль челтәрдә язып калдырылган, иреннәренә кагылышлы фикергә җавап биргән.
«Рәфинә, үпкәләмәгез! Сез элек бик чибәр идегез, бу иреннәр сезне ямьсезли», – дип язган берәү җырчыга.
«Әйе, артыграк булган шул. Ярар, бераздан шиңә ул. Минем чибәр булганым да юк, дөресен әйткәндә. Иреннәремне күпертсәм рәт кермәсме, дигән идем. Алай да булмады», – дип җавап биргән җырчы.