news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Рәфинә Ганиуллина иренең көнләве турында: «Артем Пискунов белән иренгә ирен тиде»

news_top
Рәфинә Ганиуллина иренең көнләве турында: «Артем Пискунов белән иренгә ирен тиде»
Фото: социаль челтәр

«ТНВ-Татарстан» телеканалының социаль челтәрдәге сәхифәсендә Әбри Хәбриев «Ә син?» тапшыруына Рәфинә Ганиуллинаны чакырган. Әңгәмә барышында җырчы Артем Пискунов (Тинчурин театры актеры) белән төшергән клип турында искә алды.

«Салкын кочак» клибында Артем Пискунов белән караңгыда үбешкән, үбешкән дә түгел инде ул, иренгә ирен тигән кадр бар. Беләсеңме, Рәзил күпме көнләшеп йөрде», – диде Рәфинә Ганиуллина.

– Иреннәрегез тидеме?

– Тиде.

– Әмма үбешмәдегезме?

– Юк.

– Чынлап?

– Чынлап инде. Анда бит шаһитлар бар, оператор Илдар, Илсур Шәрипҗанов икенче яктан ут көйләп тора. Шундый хәл булды.

– Илсур утлар да көйләп йөримени?

– Клипны аның машинасында төшердек, безгә яхшы БМВ кирәк иде.

Бу хакта җырчы «ТНВ-Татарстан» видеосының 14.58 минутында сөйли башлый.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар