news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Рәфинә Ганиуллина иренә: «Миннән беркайчан да хезмәтче ясамадың»

news_top
Рәфинә Ганиуллина иренә: «Миннән беркайчан да хезмәтче ясамадың»
Фото: Рәзил Камаловның социаль челтәрдәге сәхифәсеннән

Иҗади гаилә җырчы Рәфинә Ганиуллина белән баянчы Рәзил Камаловның гаилә коруларына 10 ел булган. Бу көннәрдә алар кургаш (ал) туйларын билгеләп үтә. 3 малай тәрбияләп үстерәләр.

Шул уңайдан җырчы иренә рәхмәт сүзләрен җиткергән: «10 ел элек мине хатын итеп сайлап алдың, гаилә кордык. 3 улыбыз үсеп килә. Миннән беркайчан да хезмәтче ясамадың, үземне кунак кызы итеп хис итеп яшим, моның өчен зур рәхмәт.

Минем теш щеткасын беркайчан да зарядкага куйганым юк, ул һәрвакыт эшли, велосипед тәгәрмәчләре кабартылган, нинди ризык пешерсәм дә – риза булып ашыйсың, нинди җыр җырласам да – рәхәтләнеп тыңлыйсың, иң мөһиме: минем шаяртуларым кайвакыт кызык булмаса да – көләсең».

Иҗади гаиләне кургаш туйлары белән котлыйбыз һәм бәхетләре артып торуын теләп калабыз!

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар