news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Рәфинә Ганиуллина һәм Рәзил Камалов: «Куйдык нокта!»

news_top
Рәфинә Ганиуллина һәм Рәзил Камалов: «Куйдык нокта!»
социаль челтәрләр

«Куйдык нокта», – дип хәбәр сала социаль челтәрләрдә җырчы Рәфинә һәм Рәзил Камаловлар гаиләсе. Өч бала тәрбияләүче Камаловларга ни булды, араларыннан «кара мәче» үттеме икән әллә, дип борчылып куйгандыр «подписчик»лары. Юк-юк, барысы да яхшы. Шул исемдәге яңа җырларын тәкъдим итүләре икән.

«Куйдык нокта!» Безнең башкаруда сүнгән хисләр, аерылышу турында яңа җыр туды. Чыгарабызмы? Әллә мондый җырлар гаилә дуэтларына хас түгел дип саныйсызмы? Фикерләрегезне калдырыгыз әле», – дип, тыңлаучыларыннан киңәш сораган пар.

Җырның җыртыгы юк, диләр бит. Булсын соң аерылышу турында. Иң мөһиме – бер-берсе арасында мәхәббәт яшәсен. Тыңлаучылары да шул фикердә. «Җыр – «ут», тизрәк чыгарыгыз», – дип язалар аларга.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар