Җырчы Рәфинә Ганиуллина әнисе Зөлфия Мансурның «Мин көтәрмен, тик син ...ашыкма» китабыннан «Үкенү» хикәясен тавышландырган. Бу хакта ул «ВКонтакте»дагы битендә хәбәр итә.
«Беренче яздыруыбыз, тыңлагыз, сезгә ошаса, без китаптан сезнең хозурыгызга хикәяләрне тагын яздырырбыз», – дип язган җырчы.
«Бик матур укыйсыз, Рәфинә», «Афәрин», «Рәхмәт, тагын яздырыгыз», – дип канатландырган укучылар.