Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Рәфинә Ганиуллина әниләренә операция ясатмаулары турында: «Тормыш бәрабәренә түгел...»

news_top_970_100
Рәфинә Ганиуллина әниләренә операция ясатмаулары турында: «Тормыш бәрабәренә түгел...»

Җырчы Рәфинә Ганиуллинаның әнисе Зөлфия ханым Мансур катлаулы операциягә керергә тиеш булган. Әмма операцияне ясамый торырга уйлаганнар. Бу хакта Рәфинә социаль челтәрләрдә язган.

«Бүген әнигә операция ясарга тиешләр иде. Ләкин без операция алдыннан өстәмә тикшеренүләр узарга булдык. Аңа мондый катлаулы операцияне ясатырга ярамаса да, бу мәҗбүри чара иде…

Нәтиҗәдә, табиблар барлык якларын да үлчәп караганнан соң, операцияне ясамаска, дигән уртак фикергә килделәр. Миоманы алып атарга була, әлбәттә, тик тормыш бәрабәренә түгел. Терәк булып, җылы сүзләр язганыгыз өчен барыгызга да зур рәхмәт», - дигән ул.

Зөлфия Мансур, авыру булуына да карамастан, 5 кызын ялгызы гына тәрбияләп үстергән көчле шәхес. Аңа күпне күрергә туры килгән. 40 яшендә үзәк нерв системасына зыян килеп, хроник чир белән авырый башлаган.  5 ел элек бик авыр инсульт кичергән. Ярты елга якын урын өстендә ятканнан соң, әкренләп аякка баскан. Сул кулы белән ашарга, таяк белән йөрергә өйрәнгән.

 

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100