Рафил Җәләлиевның «Өч көнлек дөнья» дигән җыры музыкаль мәйданчыкларга чыкты
Җырчы яңа җырның радио һәм телевидениедә булмавы турында да хәбәр иткән.
Рафил Җәләлиев актуаль темага багышлап, «Өч көнлек дөнья» дигән җыр яздырган. Җырчының иҗатын күзәтеп баручылар яңа җырны музыкаль мәйданчыкларда таба ала, шулай ук «Вконтакте»да да бар.
Яңа җырның сүзләрен җырчы үзе һәм Тәбрис Фәхретдинов язган, ә көен Риваль Хисмәтуллин иҗат иткән.
Рафил яңа җырның радио һәм телевидениедә булмавы турында да хәбәр иткән.