Рафил Җәләлиев хатыны Эльмира Гыйльфанованың кайчан түгәрәкләнәсен әйтте
Бу гаиләдә әлегә, Рафил сүзләренчә, хатын түгел, ир генә түгәрәкләнә.
– Безнең “Сылу алма” дигән җырыбыз бар. Мин мәҗлесләрдә вакытта да, җырлый башлаганчы әйтеп куям: “Безнең репертуарда “Сылу алма” дигән җыр бар. Кияү-кәләш, яшьләр, бик матур булып, алмалар сыман түгәрәкләнеп яшәгез”, дим. Бездә әлегә мин түгәрәкләнәм, Эльмира соңрак түгәрәкләнер. Әлегә түгәрәкләнү миндә генә сизелә, Эльмира кайчан түгәрәкләнер, анысы Ходай эше, - диде Рафил Җәләлиев.