Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Рафил Җәләлиев белән Эльмира Гыйльфанова өйләрендә көн саен нәрсә белән шөгыльләнә?

Эстраданың парлы җырчылары Рафил белән Эльмира «Болгар радиосы»ның бәйрәм концертында үзләрен яңа яктан ачты - “Бары син” дигән җырларын испанча биеп башкарды.

news_top_970_100
Рафил Җәләлиев белән Эльмира Гыйльфанова өйләрендә көн саен нәрсә белән шөгыльләнә?
Җыр һәм бию өйрәнү тарихы турында алар “Татар-информ” хәбәрчесенә сөйләде. – Безнең җәй быел май аеннан башланды, без аны ял итү белән ачып җибәрдек, - диде Рафил Җәләлиев. – Быел беренче тапкыр чит илгә бардык, Төркиянең Аланиягә якынрак бер шәһәрендә ял итеп кайттык. Аннан кайткач, яңа җырлар яздыру белән шөгыльләнә башладык. Яңа стильдә «Бары син» дигән җыр эшләдек. Испан стилендәге бу җыр үзебез өчен дә имтихан булды. Моңарчы без «Җырларымда син генә» дигән җырыбызга бию куеп маташкан идек. Ул испан биюе белән чагыштырганда, җир белән күк арасы икән. Шуңа күрә бу җыр белән без үзебезне һәм эстраданы икенче яктан ачтык. Бу юнәлештә эшне алып барачакбыз. Минем планда барлык дуэт җырларга бию кую. Ул сәхнәгә чыгып җырлау гына түгел, тулы номер, бер спектакль булсын иде.Испан биюен “Казан” бию ансамбльләре солистлары Татьяна һәм Ринат Мифтаховлар белән куйдык, - дип дәвам итте Эльмира Гыйльфанова. – Безгә бу биюне өйрәнү өчен икешәр-өчәр сәгатьле өч дәрес җитте. Аннан соң көн саен өйгә кайтабыз да, дәресне яздырган видеоны карап, репетиция ясыйбыз.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100