news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Рафил Җәләлиев белән Эльмира Гыйльфанова тормышчан җырларының премьерасын тәкъдим итә

Инстачылар җырны бигрәк тә яшьләргә тыңларга киңәш иткән.

news_top
Рафил Җәләлиев белән Эльмира Гыйльфанова тормышчан җырларының премьерасын тәкъдим итә
https://www.instagram.com/rafil_zalyaliev/

Татар эстрадасының романтик пары — Рафил Җәләлиев белән Эльмира Гыйльфанова «Ачуланма» җырының премьерасын тәкъдим итә.

«Ниһаять! Барлык музыкаль мәйданчыкларда тыңларга була. Яңа җырның авторлары — Айгөл Вәлиуллина һәм Риваль Хисмәтуллин», — дип язган Рафил.

«Бик тормышчан җыр», «Котлыйм! Беренче нотасыннан ук җанга үтеп керде. Җырның сүзләре һәр кешене уйга салырлык, бик тә мәгънәле. Искиткеч матур җыр, бик матур башкарасыз!», «Шәп җыр. Бигрәк тә яшьләргә тыңларга кирәк. Ялгышлар эшләмәсеннәр. Балаларны ятим калдырмасыннар», — дип комментарий калдырган иҗади гаиләнең виртуаль дуслары.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар