Рафил Җәләлиев белән Эльмира Гыйльфанова нинди яңа машина алырга җыена?
Эстраданың парлы җырчылары Эльмира Гыйльманова һәм Рафил Җәләлиев шушы арада машиналарын алыштырырга җыена. Нинди маркага тукталасыларын алар “Татар-информ”га сөйләде.
– Машина алыштыру дигән уй бар иде, барып чыгармы-юкмы? - диде Рафил Җәләлиев. – Алыштырасым да килә, бик алыштырасы да килми бугай. Мин үзебездә чыккан машинада йөрим - “Лада Ларгус”. Ул миңа эшләргә кирәк, без һәрвакыт юлда, әйбер төяп йөрергә кирәк. Ул безнең икенче өй сыман – костюмнар, сумкалар аппаратура – бөтенесе шунда. Монысы 2014 елгы иде. Бераз искерде, күбрәк йөрелде. Шуңа күрә вакытында алыштырырга кирәк дигән фикергә килеп маташа идем. Максатым бер генә - “Лада Ларгус”ның яңарагын алу.