Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Рафил Җәләлиев артык хисләнүен ничек баса?

Җырчы виртуаль дусларына яңа сатып алган китапларын күрсәтте.

news_top_970_100
Рафил Җәләлиев артык хисләнүен ничек баса?
Рамил Гали

Җырчы Рафил Җәләлиев хисләре турында язган һәм яңа сатып алган китапларын күрсәткән. Ул Фәнис Яруллин, Илсөяр Ихсанова, Илфак Шиһапов китапларын укырга булган.

«Яз җиттеме, күңел әллә нишли башлый минем… Нидер эзләнә, сорый. Менә яз җиткәч, мәчеләр хисләнә башлый бит әле… Минеке аларча түгел инде, тик елның бер чорында мин дә хисләнеп китаплар ала башлыйм. Ел саен 3-4 китап алам. Төрлесеннән алам, гадәттә, аның берәрсе рус телендә була, калганнары татарча. Рус телендәгесе, һөнәри белгечлегемне кайгыртып, берәр якка үсеш булмас микән, дигән фикер белән алына. Калганнары, татарчалары, гел әдәби китаплар. Анда шигърият тә бар, проза да. Менә быел да алдым инде… Ел буена укып чыгам мин аларны. Яз көне нишләптер күбрәк укыла», - дип язган җырчы.

Җырчы виртуаль дусларына да мөрәҗәгать иткән. «Сез китаплар укыйсызмы? Ниндиләрне укыйсыз? Яраткан китап, авторларыгызны язып калдырыгыз әле, бәлки мин дә аларга барып җитәрмен», - дигән ул.

Виртуаль дуслары белән диалог туган:

Акыллы кеше син. Шулай икәне һәр сүзеңнән сизелә. Синнән яхшы тәнкыйтьче чыгар иде, - дип язган бер инстачы дусты

Акыл ягым әллә нәрсә түгел инде, анысы. Миннән әллә кемнәр чыгар иде дә, ялкаулыгым өстери шул…

Хисле, уй-фикерле, киң күләмле фикер йөртүче дияр идем сине! Андый артистлар күп түгел. Ялкаулык һәрберебезгә дә хас нәрсә шул.

Яхшы сүзләрегез өчен зур рәхмәт сезгә. «Артист» атамасының минем тарафка сездән әйтелүе - минем өчен зур билге!!!

Шундый тыгыз график белән китап укырга да вакыт тапканың өчен «5»ле сиңа.

График тыгыз түгел әле безнең. Уйласаң, һәрнәрсәгә вакыт табып була икән ул.

Рафилгә Хәсән Туфан, Илдар Юзеев, Ренат Харис, Харрас Әюп, Габдрахман Әпсәләмовны укырга киңәш иткәннәр. «Ә заманчадан Луиза Янсуар, Йолдыз Миңнуллина, Зифа Кадыйрова белән танышырга кирәктер», - дип язган инстачылар.

Посмотреть эту публикацию в Instagram

Яз җиттеме, күңел әллә нишли башлый минем... ??Нидер эзләнә, сорый... ?Менә, яз җиткәч мәчеләр хисләнә башлыйлар бит әле...(минеке аларча түгел инде, һәрхәлдә)))?? Шул елның бер чорында мин дә хисләнеп китаплар ала башлыйм. ??Ел саен алам мин аларны, 3-4 не. ?Төрлесеннән алам, гадәттә аның берәрсе рус телендә була, ә калганнары татарча. Рус телендәгесе, һөнәри белгечлегемне кайгыртып, берәр якка үсеш булмас микән, дигән фикер белән алына.(Бу әдәби түгел, ә киресенчә профессиональ китаплар) Калганнары, татарчалары, гел әдәби инде!! Анда шигърият тә бар, проза да. Менә быел да алдым инде... Ел буена укып чыгам мин аларны. Яз көне, нишләптер, күбрәк укыла( гәрчә, уку елы көздән башланса да). Сез гомумән китаплар укыйсызмы?) Ниндиләрне укыйсыз?) Яраткан китап, авторларыгызны язып калдырыгыз әле, бәлки мин дә аларга барып җитәрмен)) #рафильэльмира #рафильжэлэлиев #рафильҗәләлиев #китап

Публикация от Рафиль Жәләлиев(Залялиев) (@rafil_zalyaliev)

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100