Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Рафил Җәләлиев төп шөгыле турында әйткән: «Бу өлкәгә килгәнгә – 15 ел»

news_top_970_100
Рафил Җәләлиев төп шөгыле турында әйткән: «Бу өлкәгә килгәнгә – 15 ел»

Җырчы, «ТНВ» каналында «Башваткыч» тапшыруын алып баручы, яшь әти Рафил Җәләлиевнең шәхси тавыш яздыру студиясе бар икән. Шулай да, ул үз җырларын яздырырга җитешә алмавы турында социаль челтәрдәге сәхифәсендә хәбәр иткән һәм, сәхнәдән кала, төп шөгыле булуын да әйткән.

«Эшли башланып ташланган җырларыбыз бик күп җыелды әле. Итекченең итеге юк, дигән кебек. Кул астында булган студиядән тулы көченә файдаланырга вакыт табып булмый, яки башка сәбәп килеп чыга...

Шул арада мәҗлесләр алып бару – минем төп шөгылем булып тора! Җәй айларына инде 50 процент «бронь» ясалды. Буш көннәр кимеп бара, шөкер.

Быел мәҗлесләрдә алып баручы булып эшли башлаганга 11нче ел киткән икән инде. Тулаем бу өлгәгә килгәнгә – 15 ел. Әллә ни күп тә түгел инде, шулай да, шактый вакыт узган!» – дигән Рафил.

Фотолар: Рафил Җәләлиевның шәхси аккаунтыннан

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100