news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Рафил Җәләлиев: «Сәхнәдә үземне генә калдырыгыз, хәзер интим була»

news_top
Рафил Җәләлиев: «Сәхнәдә үземне генә калдырыгыз, хәзер интим була»
Фото: социаль челтәр

Казанда танылган композитор, баянчы Альфред Якшембетов җырларыннан торган зур концертта яшь җырчылар Рафил Җәләлиев белән Эльмира Гыйльфанова җырлады. Гади генә җыр түгел, ә сәер җыр.

«Кереп торыгыз, хәзер минем интим була», – дип, Рафил сәхнәдәге баянчыларны кертеп җибәрде.

«Бер кунакка килгәч, Альфред абый безгә яңа җыр тыңлатты.

– Кемгә бирергә икән бу җырны дип, озак уйладым. Әйдәгез, сез җырлагыз.

(Үтмәс товарны бирер кеше тапты.)

– Сәер җыр инде, Испанияга барып кайткан идем, әллә шундагы ханымнар дәртлендерде. Менә шундый жыр туды.

– Испанча җырлый белмибез.

– Ә сез аны татарча җырлагыз.

Шулай итеп, җырчылар тамашачыга «Бары син» дигән җыр тәкъдим итте. Шәп җыр, халыкны кыздыра алды. Җырчылар чыгышларын дәртле биюләре белән дә тулыландырды.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар