news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Рафил Җәләлиев хатыны турында: «Миңа кияүгә ниләр генә уйлап чыкты икән бу бала?»

news_top
Рафил Җәләлиев хатыны турында: «Миңа кияүгә ниләр генә уйлап чыкты икән бу бала?»
Фото социаль челтәрдән

Рафил Җәләлиев тормыш иптәшенә тагын бер кат мәхәббәт аңлаткан. Туган көне белән котлап, ул Эльмирага түбәндәге юлларны багышлаган.

«Миңа кияүгә ниләр генә уйлап чыкты икән бу бала? Күктән явар, дидеме икән? Анысын ук вәгъдә иткәнемне һич хәтерләмим… Мин аңа җирдә булганын тәкъдим иттем, ризалашты кебек! Менә шул «җирдән йөрүче» белән 6 ел гомер кичерә инде ул, тик менә һаман да күктән нәрсәдер көтә сыман! Сораганыңны һәм теләгәнеңне бирсен Раббым үзеңә. Булдыра алганын гына мин дә тырышырмын. Гомер бәйрәмең котлы булсын! Мин сине бик яратам! Хәятемә яраткан әни бул, ә миңа – сөекле хәләл җефет. Меңнәр арасыннан, ни өчендер, сине сайлаганмын», – дип котлаган җырчы хатыны Эльмира Гыйльфанованы.

Матур теләкләргә артистларның иҗатташ һәм виртуаль дуслары да кушылган.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар