Сайлауга багышланган теле-радиомарафонның чираттагы кунаклары җырлы гаилә Рафил Җәләлиев һәм Эльмира Гыйльфанова булды. Алар студиягә күчтәнәч итеп коймак һәм слива кайнатмасы да алып килгәннәр иде.
«Сездә сайлау, бәйрәм иртәләре генә коймак исе белән башланамы? Яисә бу даими рәвештәме?», дигән сорауга Рафил җавап бирде. «Бу даими рәвештә. Минем фигурага карасаң да – моны аңларга була. Бездә көн саен бәйрәм. Яңа көн тудымы – аны бәйрәм итеп кабул итәргә кирәк. Аллаһ Тәгалә тарафыннан бирелгән көнебезне без яшибез. Димәк, бу безнең өчен бәйрәм», – диде ул.
Гаилә әлегә тавыш бирергә бармаган. «Без елда теле-радиомарафонга киләбез һәм шушы марафоннан соң сайлауга китәбез», дип белдерде Рафил. Алар шулай ук сайлауга кызлары Хәятне дә алып барырга җыенулары турында әйттеләр.
-
Бүген 8:00дә ТНВ телеканалында Россия Федерациясе Федераль җыены IX чакырылыш Дәүләт Думасына сайлауларга багышланган 14 сәгатьлек телемарафон башланды.